Оглавление
Читать фрагменты других книг
- Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи Читать фрагмент
- Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи Читать фрагмент
- Безнең генерал. Тарих битләре буйлап Читать фрагмент
- Язмышым нуры. Иман Юлы Читать фрагмент
- Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи Читать фрагмент
- Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи Читать фрагмент
- Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи Читать фрагмент
- Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи Читать фрагмент
- Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи Читать фрагмент
- Егерменче ел. Шигырь вәгазь. Том 3. Стихи Читать фрагмент
- Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер Читать фрагмент
- 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи Читать фрагмент
- Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи Читать фрагмент
- Главная
- Рузил Фазлыев
- 📚 Книги
- Иман юлы. Шигырь
- Читать фрагментЧитать фрагмент
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0056-9179-8
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Безнең дин
КайчагындаКайчагында без бик динле кебек,Күп вакытлар динсез шикелле…Кем булабыз шулай яшәгәндә?Дөрес әйтсәк- юньсез бит инде.Ак булалмый, әгәр кара керсә,Пакъ булалмый кара күңелләр.Шуңадыр да бәлки сәерлектә,Үтә безнең бүген гомерләр.Әфәт килә кинәт көтмәгәндә,Дәүләт дигән әйбер файдасыз.Кая юллар безне алып бара,Соңгы тукталышлар кайда соң?Наданлыкмы, әллә битарафлыкКешеләрне шулай битәрли?Ашыгулар юлы -билгесезлек…Бер адымда алга китәлми…Бер урында йөгергәндәй генә,Бәрәкәтсез тормыш корулар.Зыян гына була түгелме соң,Кеше булып җирдә булудан?Бөтен гомер үтә шулай итеп,Югалганнар кире табылмый.Эх! -диярсең, ләкин соңарырсың,Калалмассың барыбер сагынмый.
ТәкъдирЯзмыш дибез, аны гади телдә.Тәкъдир итеп, язып куелган.Үтәр өчен, аның кадерен белеп,Кеше гомерләре буеннан…Ике юлы- hәрчак сайлар өчен,Кайсы юлдан, ничек барырга.Юллар алыштырып яшәмичә,Кушканында кирәк калырга.Гәмәлләрдә язмыш матурлыгы,Болар барсы кеше ирегендә…Сайлый белү, кеше акылында,Күңелендә аның – җилегендә.Язылгандыр гомер озынлыгы,Ләкин алар безгә билгесез…Тыелырга кирәк, үтәү кирәк,Дөрес яшәүләрнең билгесен.Бөтен ризык Раббың тарафыннан,Булган малың- сынау нигъмәте.Билгеле бит, кеше җир йөзенә,Үз теләге белән килмәсе…Тәкъдир бит ул гади генә түгел,Ул бит- сиңа диеп язылган…Тәкъдиреңә тугры булу кирәк,Гомер буе… аның языннан…Безнең өчен ул бит язылган!
Кыямәт көне
Ахырзаман сүзе иманлы өчен,
Ышануның ул бер кисәге.
Кыямәт көне алда көткәнлеге,
Гамәлләрең өчен кичәге…
Динең, Пәйгәмбәрең hәм өммәтең,
Искә төшәр микән милләтең?
Ул вакытта инде тоеп булмый,
Җирдә яшәүләрнең кыйммәтен.
Кисәтмәде мени изге Китап,
Хәдисләре җитеп Рәсүлнең?
Гыйбәдәттә гомер булыр идең…
Белгән булсаң монда күрәсеңне…
Юлда булуЮллар сине кая алып бара,Сәфәрләрең синең кайларга?Әллә hаман әле өлгермәдеңКыйбылаңны җирдә сайларга?Асфальт юллар күкә алып бармый,Җәяү йөри торган җирләр бар.Сукмакларын әле үтәсе бит,Син тоясы көчле җилләр бар.Ярты юлда калу аянычтыр,Кая барганыңны күрмичә..Юлда булулары акылсызлык,Сәфәр сәбәпләрен белмичә.Тыңламыйча күптән әйтелгәнне,Көйсез балалыкта калабыз.Кемгә барганнарны аңламыйча,Кунакка дип hаман барабыз…Акыл биргән безгә шуның өчен,Гади сорауларны чишәргә.Үз гәмәлләренә ышанып…Язмыш юлын имин кичәргә.
Ахирәттә җазаАхирәттә җазаларга сәбәп була,Кешеләрнең язмышлары азагында.Ялган рәхәт, сәләм бирә сиңа кабат,Ул кылынган гамәлләрнең газабында.
«Кәбаир"е- ин зурлары гөнаhыңның,
«Сәгаир"е – була кимерәге кечеләре…
Гөнаhларның хуҗалары-кылучылар,
Аны кылган бәндәләре, кешеләре…
Куркынчы безгә аның олылары…
Аллаh юлын тыңламыйча инкарь итү…
Белә торып, аңлый алып, санга сукмау,
Ул юллардан төрле якка читкә китү.
Шайтан сүзен hәрвакытта өстен кую,
Аңламыйча я аңлапта, аңа иярү…
Иман юлын курсәткәндә чакырганда,
Эре генә «Гөнаhым юк» – дия алу.
Харам белән бу тормышта туенулар…
Вәхшилеккә якын булган кылып гамәл,
Кешелектән ерак торган, тыелганнар,
Газапларга ахирәттә ул юл- гамәл…
Иман сүзеИман сүзе бик күләмле,Карыйк әле берәм берәм.Мөэмин диләр -ышанганны,Яшәгәнне иман белән.Кяфер була – ышанмаучы.Монафиклар – ике йөзле…Мөшрикләр – бик күпләргә,Аллаh диеп бора йөзне…Иман булса ышану бар…Аллаh, Китап биргәннәргә.Ахирәткә, Тәкъдирләргә,Фәрештәләр, Пәйгәмбәргә.Шартлары бар-ихлас булу,Сүзләрдә hәм гамәлләрдә.Саклык кирәк, игътибарлык,Хәттә биргән сәләмнәрдә…Игътикатне, гыйбәдәтне…Әхлакнедә эченә ала…Гыйлем өстәп баручылар,Асылына төшенә ала…Уйлау кирәк hәм фикерләү,Аллаhыны онытмыйча.Вакытларны исраф итми,Газапларга юлыкмыйча!
Шигырь язамШигырь язам әле вәгазь итеп،Җыеп алып китап сүзеннән.Аллаhыга якынырак кебек,Шигырь сөя алган күңелләр.Язып куйган элек җөмләләрне,Күзем белән бераз күргәннәрне.Укыганны, тынлый алганнарны,Яңа гына әле белгәннәрне…Читтә калмас өчен нигъмәтләрдән,Җирдә күрик иман нурларын…Җитәрлектер аның нурларыда,Күрмибез шул безгә булганын…Нурсыз кояш ничек булыр иде,Нурсыз йөздә, күпме матурлык?Калебләрдә күпме җылылык бар,Иман гөле чәчәк атырлык?…
Алда диеп уйлау ялгышырак,
Җитми әле диеп вакытлар…
Тик онытмыйк алда безне көткән
Сынау- жавап өчен вакыт бар…
Ашау әдәбеАшау алды – арты, кулны юу,«Бисмилләh"ны әйтү онытмый.Яманламый булган ризыкны,Хәләллеген белеп курыкмыйУң кул белән кирәк ашау- эчү,Начар гәдәт – ятып туклану…Артык ялгыш ашап ташламаска,Тәнәфесе кирәк – тукталу…Сүз алышып алу ашыкмыйча,Ул вакытта, бераз үз ара.Рәхмәт әйтү кирәк хуҗаларга,Шуннан гына кунак кузгала..,Өстәл арты- хөрмәт өлкәннәргә,Без аларны көтеп торабыз.Хөрмәт белән карап ризыкка,Исрафтан без ерак булабыз…Төшеп китсә әгәр берәр кисәк,Шайтанга калдыру ярамый…Бәрәкәтле кисәк әгәр булса?Күтәрмичә hичтә ярамый…Дога кылу кирәк тәмам булгач,Шөкерләрне әйтеп Аллаhка…Әдхәмдүлилләhи …диеп,Күңелләрдә бурыч калмаска.
Юлда уйларБу дөньяга ниләр алып килдек?Ниләр бирдек, ниләр алалдык,Ниләр белеп, аны аңлый алыпЯзмыш юлын кичеп баралдык…Ятим мосафирдай юл башында,Кай якларга бару; белмисең…Акылда юк, җыйган байлыгыңда,Барысында алда эзлисең…Сызылмаган була якты эзләр,Кылынмаган hаман догалар…Уйга батып юллар сайлаганда,Тезелешеп алар торалар…Ә чынлыкта сайлау сирәк тия,Агымнарда гына агасың…ЖД вагонында утыргандай,Тәрәзәдән карап барасың…Ул юлларны соңнан барлыйбыз шул
Конец ознакомительного фрагмента
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.












