Добавить цитату

© Рузил Фазлыев, 2023

ISBN 978-5-0059-4501-3

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Тарих турында уйланып. Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар… Гыйбрәт алырлык мирасның калганы бар, киткәне бар

Бер яктан караганда, безнең авыл да, меңләгән башка авыллар кебек, салмак кына бер алган юлдан гасырлар аша үзгәрешләрсез генә барган да барган сыман. Аның үткәнендә бернинди кызыклы, истә калырлык вакыйгалар, күренекле шәхесләр дә булмаган кебек. Ләкин болай уйлау урынсыз. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Авыл тарихы – танылган шәхесләр тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы. Бу тарихта һәркем кадерле. Шәҗәрәсеннән аерылган бүгенге буыннар өчен моны аңлау бигрәк тә мөһим. Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче бүгенге халкы икәнлеген онытмаска иде.

Төбәгегез тарихы турында уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре – менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә.

Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен тасвирлап, кызыклы гына басмалар тәкъдим итеп тора. Гадәттә, бу авылның зыялы кешеләре: укытучы, мәдәният хезмәткәре, элеккеге җитәкче, дин әһеле яки китапханәче булырга мөмкин.

Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган ярыйсы гына җитди китаплар да дөнья күрә. Бу фактны тарихчы галимнәр дә раслый.

Тарих турында язмалар укыганда, бигерәктә сиңа таныш булган туган якларың исеме очраса… үзеңне тарихка чумгандай хис итәсең. Кызыксыну арты кызыксыну аның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә. Ерак чорлардан ук башланган авыллар тарихы үтә дә кызыклы һәм гаҗәеп бай икәненә тагын бер кат ышанасың.

Тарихчы булмасамда, авыл тарихына булган кызыксыну арта гына барды. Интернеттан архив материалларын табып була башлады. Танылган шәхесләр биографиясендә, авыл исемен күреп була иде. Шулардан… Федя Карманов (Фархат Карамов) белән Рәис Нуриманов исемнәре минем ихтибарга лаек иде. Бүгенге ирешкән дәрәҗәләре белән, танылган шәхесләр булулары белән. Беренчесен әле малай вакытларын хәтерләп, гәҗәпләнү хисләре булса, икенчесе миңа билгесез иде. (90 елларда авылга кайтып киткән булганын белмәгән идем). Якынырак танышу өчен бер язманың авторы дин белгече (Сверловскийда эшләгән Дамир Мөхетдиновны) эзлэп табып элемтәгә кердем. Башка яңалыклар… хәбәрләр белән танышып почта адресын гына таба алдым. Бу 2014 ел иде, авылда мәчет салына башлаган вакыт. Тәвәкәлләп башка чара булмаганга, төзелүче мәчет фоталарын салып хат язып салдым Свердловскийга шул белгән адреска, бәлки барып җитәр дигән ышыныч белән. Чөнки мәчет, Ул туган урында, элекке мәчет тирәсендә икәнен белә идем.

Шулай көтмәгәндә бәхет елмаеп… бер заман телефон шалтырады. бу Рәис абый Нуриманов булып чыкты. Шатланганы сизелеп тора иде телефон ашада… «Мәчет ачканда хәбәр итегез» дип калган иде.

Кызганычка каршы алдан хәбәр итеп булмады, ачылу көнен бик соң гына белдем. Шулай да мәчет ачылган бәйрәм көнне Рәис абый турында, аның теләк сүзләрен җиткерү мөмкинлеге булды.

Менә шунан башланды барысы. Андый кешеләр авылыбызның тарыхын тәшкил итәләрдә инде горурлыгы hәм үрнәге булып.

Уйлап кына карыйк әле… Рәис Кәшбиглюм Нуриманов, бер үзе – Рәистә, Нурда, Иманда, Генералда, Генерал директорда, Хаҗида… Ә әтисе совет чорында 80 нче елларда иң олы калаларның берсе Свердловскида мэчет ачуны оештыручыларның берсе була.

Шул вакыттагы тормыш …1900 елда туып, Казанда, Мөхәммәдия мәдрәсен тәмамлап авылга кайтып, мәчет салдырырга өлгерә…

1930 елдан сөргенлек еллары башлана. Куп балалы гаилә Владивостокка кадәр тарала… Ә ул алданырак сизеп иртәрәк чыгып китә ала, яшь баланыда калдырып торып. Урнашкач Свердловскийдан кайтып алып китәләр (ул вакытта нинди юллар…).

Свердловскидагы беренче төзелгән мәчет

Яңа үзәк мәчет төзелешендә килеп туган авырлыклар турында бирелгән сорауга

Рәис Глюмович: «мин 2007 елда булачак мәчет нигезенә истәлекле таш салуда катнаштым. 2000 нән артык кеше анда җыелган иде. Ул вакытта губернатор Эдуард Россель иде, ул тулысынча килеште һәм мәчет мәйданын булдыруны хуплады. Без барыбыз да бу матур идея белән илһамландык. Башта 72 кв. метрлы мөселман гыйбадәт йорты төзелде. аннары аны киңәйттеләр, чөнки безнең мәхәллә кешеләре саны гел артты. 26 миллион сум төзелеш башыннан үзләштерелгән сумма. Бүгенге көндә – 31 миллион сум үзләштерелгән. 500 кв. метр тулысынча төзекләндерелгән гыйбадәт йортының мәйданы. Намазга һәр җомга көнне 1 000 нән артык кеше җомга намазына килә һәм мәхәллә кешеләр саны арта. Мәчет кирәк иде. Аллага моны сорап дога кылган кешеләр өчен бу бик мөһим. Бездә бөтен проект документлары бар.